Медовый тортны пешермәгән кеше юктыр. Әмма үзеңә хуш килә торганы гына сирәктер. 😍🌹
Мин үземә ошаганын таптым нихаять... ♥
Бу ингредиентлардан зур торт килеп чыга. Минем 9 түгәрәк чыкты. 🍯
Камыр өчен:
🐝4шт-йомырка
🐝70 гр- ак май
🐝 1 стакан песок
🐝3 чәй калагы-сода
🐝7 стакан-он
🐝4 аш калагы-бал
Крем өчен:
🐝1 чиләк-сметан 20%
🐝100 гр-шикәр комы
🐝100 гр-ак май
1. Камырны пешерер өчен булган шушы әйберләрне (йомырка, ак май, сода, һәм бал) кушып ут остендә песогы һәм мае эреп югалганчы болгатып торабыз. Иң мөхиме гел болгатып торасы һәм кайнап чыкканчы озак тотасы түгел (бармак пешерерлек түгел) ☝🏻
P.S. Ни өчен "водяной баня"да пешермим? Миңа болай ошый. Алай вакланып ятмыйм. Барыбер чыга... Һәм аңа карамастан да бик әйбәт күперә. 👍🏼
2. Ут өстеннән алып икенче савытка бушатабыз да шуңа әз-әзләп он салып камыр басабыз. Камырыгыз йомшак тоелса янәдән он куша күрмәгез. 8 кисәккә бүлеп сытык түгәрәк шариклар ясап 30 минутка холодильникка тыгып куегыз.
3. Хәзер шушы кисәкләрне җәеп духовкада пешерәбез. Бик юка итеп жэясе түгел, калын да булмасын. Духовканы алдан ук кушып куям җылына торсынга. 180-190 °С та 4-5 минут пешерәм. Өсте алтын төсенә керүгә алам.
Җәелгән камырны мин пергамент кәягазе өстен майлап куям. Алай алуы рәхәт, ябышмый.
4. Пешкән камырны пешеп чыгуга остенә зур тәлинкә куеп кисәм дә, өстенә чүпрәк каплап алып куям. Калган кырыйларын бергә җыеп, каткач ваклыйм. Торт кырыен бизәргә кирәк булачак.
Кремны ясыйбыз:
Салкын 1 чиләк сметанга ак май (өй температурасында җебегән булырга тиеш) һәм шикәр комы (мин 100 гр песокны коемолкада ваклыйм) кушып блендер белән болгатабыз. Шуны 1 сәгатькә холодильникка алып куябыз.
Хәр слоена кремны сылап тортны җыябыз. Мин кремны күбрәк сылыйм, күбесе тортка сеңен бетә. Соңыннын остенә һәм кырыйларына кремны юка гына итеп сылап вакланган камыр кырыйларын сибәбез 🐝
Автор @alina_garai 😍❤
![Медовый тортны пешермәгән кеше юктыр. Әмма үзеңә хуш килә торганы гына сирәктер.](https://sun9-7.userapi.com/impg/FXkVW73KfI0avRUcJmAXQgTVSQzKzdRM_Ezt2g/CmH7Z6TjjfY.jpg?size=640x629&quality=96&sign=e43754af035562e2636c218d50b12997&c_uniq_tag=IGFOioKiSxQEUNf41hOMn-CCRBkbHZGDAuseKYz_PqE&type=album)